Ашказаны-эчәк авыруларын кисәтү атналыгы
Сәламәтлек

Ашказаны-эчәк авыруларын кисәтү атналыгы

Сәламәт булыгыз.

Ашказаны-эчәк авыруларын кисәтү атналыгы

 Дөрес тукланыгыз. Ашкайнату бозылмасын өчен клетчаткага бай ризыкларны — яшелчә, яшел тәмләткечләр, ярмаларны күбрәк ашагыз, ә трансмайларны, ярымфабрикатларны һәм артык эшкәртелгән продуктларны киметегез.

Гастритны дәвалау. Төп сәбәп — Helicobacter pylori бактерияләре. Табиб билгеләгән дәвалану аны юкка чыгара, бу — җәрәхәтләрне һәм авыруның кабатлануын кисәтү нигезе.

Скрининг узыгыз. Ашказаны һәм юан эчәк яман шешен иртә ачыклау өчен диспансеризацияне даими үтү мөһим. Эчәклекне тикшерүнең иң нәтиҗәле ысулы — колоноскопия, шулай ук тизәкне яшерен канга иммунохимик тикшерү. Ашказаны өчен — ФГДС.

 Алкогольдән баш тартыгыз. Спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану — бавыр авыруларына, кискен панкреатитка һәм панкреонекрозга туры юл.

 Эч авыртканда яки сару кайнаганда үз белдегең белән дәваланма — табибка мөрәҗәгать ит.

Табибка язылыгыз һәм диспансеризациягә килегез.

Материал "Озын һәм актив тормыш" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде.


Нет комментариев