Бер көндә – ике бәйрәм
Тимер үзәклеләр

Бер көндә – ике бәйрәм

Яңа Җөлби авылында гомер итүче Хатирә әби Хәмидуллина 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

Хатирә әби янына агымдагы елның май аенда барып килгән идек. Аның җитезлегенә, гадилегенә, авыр тормыш юлы узса да, зарланмыйча Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшәвенә сокланып кайткан идек. Баскан җирдән ут чыгара торганнардан ул. Бер урында гына басып торырга яратмый, гел хәрәкәттә. Бу юлы да, үзен котлауга килүчеләрне, шатланып каршы алды.
Үзен зурлап килүчеләргә рәхмәтен җиткерде. — Без күргәнне үзегез дә, балаларыгыз да күрмәсен, — дип башлады сүзен Хатирә әби. Гомер юлын искә алып: «Теләгем булса да, миңа уку эләкмәде.
Яңа Җөлби авылында туып-үстем, гомерем шушы авылымда үтте. Балачактан эш арбасына җигелдем. Биш ел тракторда сабанчы (плугарь) булып йөрдем. Ул хезмәттән кайтып кердек, урманга чыгып киттек. Такы-токы дүрт сыйныфны укырга туры килде. Дүрт апам, бер абыем булса да, алар да төрле җирләрдә хезмәт куйдылар. Аллаһы Тәгалә ул газапларны берәүгә дә күрсәтмәсен. Ул елларда яу кырындагыларга сугыш булса, монда ачлык булды. Заманында комнан бау гына ишмәдек», — диде ул.
Яңа Җөлби авылында кызы тәр­биясендә гомер кичерә Хатирә әби. Кызы Казан шәһәреннән кайтып 10 ел инде әнисе янында яши. Хатирә әби балаларының, онык һәм онык­чык­ларының кадер-хөрмәтендә ак яулык­лы әби булып гомер итә. Туган көн Хатирә әби өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки ул аның никахлашкан көне дә. — Шушы йортка килен булып килдем.
Аллаһка шөкер, шушы көнгә кадәр бу йорттта гомер кичерәм. Тормыш иптәшем Габделфәт белән 60 ел яшәдем. Аннан калганыма 15 ел гомер булды инде. Бик акыллы кеше иде. Ярлы да, бай да булмадык, юкны күрмәдем. Торырга йортыбыз, саварга сыерыбыз булды. Шулай булгач тагын нәрсә кирәк, — дип искә алды ул тормышын. Хатирә әби белән саубуллашып киткәндә, тагын гомер теләп, очрашырга сүз куешкан вакытта ул: «Аллаһка шөкер, бик озын гомер кичердем. Инде балаларыма да калсын», — дип куйды.
Кеше гомерен кеше яшәми, дип әйтергә ярата өлкәннәребез. Авылларыбызга Хатирә әби кебек ак яулыклы әбекәйләр бик кирәк әле. Чөнки алар онытылып барган тарихыбызның тере шаһитләре, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклап яшәгән буын вәкилләре. Фотода: Районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев Хатирә әби Хәмидуллинаны юбилее белән котлаган мизгел.

Нет комментариев