Ары авылында гомер итүче ӘХМӘТОВА РАЗИЯ КӘРИМ кызы 8 апрельдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Ары авылында гомер итүче ӘХМӘТОВА РАЗИЯ КӘРИМ кызы 8 апрельдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлем! Сине ихлас күңелемнән юбилеең белән котлап, көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган рәхмәт сүзләремне, йөрәк хисләремне, иң изге теләкләремне бүләк итәм. Сөеклем, мин сиңа бик рәхмәтлемен – ике улымны бүләк иттең, әниемә кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озаттык. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәт күрмичә, сау-сәламәт булып, тигезлектә, балаларыбызның һәм оныкларыбызның кадерхөрмәтендә озак еллар бергәбергә гомер итәргә язсын. Раббым миңа ике гомер биргән булса, бер дә шикләнми тормыш итәр өчен янәдән сине сайлар идем. Сине хөрмәт итеп тормыш иптәшең Ильсур.
Нет комментариев