Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы САФИНА РЕЗЕДА ХӘЛИЛ кызының 25нче октябрь көнне 55 яшьлек күркәм юбилее.

25 октября 2022, 09:32

501

1

2

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы САФИНА РЕЗЕДА ХӘЛИЛ кызының 25нче октябрь көнне 55 яшьлек күркәм юбилее.

Хөрмәтле Резеда Хәлил кызы! Сез, моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, барлык туганнарыгызны сөендергәнсез. Бөтен гомерегезне, көчегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүче гүзәл зат буларак, хезмәттәшләрегезнең һәм әти-әниләрнең хөрмәтен яуладыгыз. Таләпчән, кирәк чакта кырыс та була беләсез, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел Сез.
Бәйрәмегез белән ихлас котлап, сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнүсагыш белмәгез, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз. Дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыгызның, оныкларыгызның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшегез белән бергә тигезлектә яшәргә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән Бәрәскә урта мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    В этот праздничный день примите самые теплые пожелания. Крепкого здоровья, ясного неба над головой, добра, счастья и благополучия, пусть вам всегда сопутствует успех и удача. Семья Даминовы, Хакимовы.