Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы ХИСМӘТУЛЛИНА ЗӨЛФИЯ ИЛГИЗ кызының 30 октябрь көнне 55 яшьлек күркәм юбилее

30 октября 2022, 08:00

661

0

0

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы ХИСМӘТУЛЛИНА ЗӨЛФИЯ ИЛГИЗ кызының 30 октябрь көнне 55 яшьлек күркәм юбилее

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы ХИСМӘТУЛЛИНА ЗӨЛФИЯ ИЛГИЗ кызының 30 октябрь көнне 55 яшьлек күркәм юбилее.
Укытучы хезмәтенә иң зур бәя – ул укучыларның аны яратуы, ата-аналарның ихтирамы һәм әлбәттә инде, хезмәттәшләренең хөрмәте. Үз эшегезне зур осталык, төгәл һәм күңел җылыгызны биреп башкаруыгыз, тырыш, көчле рухлы, кешелекле, гадел, ярдәмчел булуыгыз белән Сез коллективта зур ихтирам яуладыгыз. Бөтен гомерегезне, көчегезне балаларга белем бирүгә багышлаган гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән әти-әниләр һәм балалар күңеленә үтеп кердегез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулып торсын. Янәшәгездә һәрчак яраткан гаиләгез, тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Киләчәктә дә әйләнәдәге кешеләргә нур сибеп, бәхет-шатлык өләшеп яшәгез.
Иң изге теләкләр белән Бәрәскә урта мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев