Бәрәскә урта мәктәбенең математика укытучысы ГЫЙЗЗАТУЛЛИНА РАУШАНИЯ ГАДЕЛҖАН кызының 30 август көнне 60 яшьлек күркәм юбилее
Бәрәскә урта мәктәбенең математика укытучысы ГЫЙЗЗАТУЛЛИНА РАУШАНИЯ ГАДЕЛҖАН кызының 30 август көнне 60 яшьлек күркәм юбилее. Хөрмәтле Раушания Гаделҗан кызы! Без Сезне бик тә тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле булганыгыз өчен ихтирам итәбез. Олыны – олы, кечене кече итә беләсез, һәрвакыт кулыгыздан килгәнчә булышасыз. Бөтен гомерегезне, көчегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүче гүзәл зат буларак укучыларның һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен яуладыгыз. Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез! Балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын!
Иң изге теләкләр белән Бәрәскә урта мәктәбе коллективы.
Нет комментариев