Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез – Түбән Бәрәскә авылында яшәүче ХӘКИМУЛЛИНА РҮЗИЛӘ КАМИЛ КЫЗЫның 14 август көнне 50 яшьлек юбилее.

14 августа 2021, 08:57

548

0

0

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш  маягы булган иң газиз кешебез –  Түбән Бәрәскә авылында яшәүче  ХӘКИМУЛЛИНА РҮЗИЛӘ КАМИЛ КЫЗЫның 14 август көнне 50 яшьлек юбилее.

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез – Түбән Бәрәскә авылында яшәүче ХӘКИМУЛЛИНА РҮЗИЛӘ КАМИЛ КЫЗЫның 14 август көнне 50 яшьлек юбилее. Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебезне, бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең. Һәр– беребезгә белем биреп әтиебез белән олы тормыш юлына бастырдыгыз. Хәер фатихаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап яшисең. Кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп, ныклы сәламәтлек белән тигезлектә яшәсәң иде. Аллаһ Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчанда бәхетсезлек атламасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез.

Туган көнең котлы булсын, әни,

Юбилеең узсын күңелле.

Балаларың бүген сине котлый,

Шушы инде бәхет түгелме?!

Безнең өчен күпме тырыштың син,

Уйладың син гомер юлында.

Онытмабыз әни, төпле сүзең, зирәк фикерең,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илфат, балаларың Рәзинә – Владислав, Рәмис – Миләүшә, Рәдис, оныкларың Ралинә, Динә, Ранис, Ислам.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев