Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешеләребез – Олы Әтнә авылында яшәүче ЗӨЛФИРӘ ГЫЙЛЬМЕТДИН кызы һәм РАДИК ЗАРИФ улы ГАРИПОВлар бүген, 6 август көнне күркәм юбилей – “Алтын туй”ларын бәйрәм итәләр.
Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешеләребез – Олы Әтнә авылында яшәүче ЗӨЛФИРӘ ГЫЙЛЬМЕТДИН кызы һәм РАДИК ЗАРИФ
улы ГАРИПОВлар бүген, 6 август көнне күркәм юбилей – “Алтын туй”ларын бәйрәм итәләр.
Кадерлеләребез! Күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын якыннарыгыз белән бүлешеп яшәдегез. Үрнәк алып Сезнең кебек үк итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганлык-дуслыкның – тормышның кадерен белеп яшәргә тырыштык. Бүгенге көндә дә Сез безнең өчен төпле киңәшчеләр, җаныбызны җылытучылар. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торасыз.Сөеклеләребез! Бәйрәмегез котлы булсын, көннәрегез кояшлы, гомерегез озын, бәхетләрегез мул булсын! Саулык-сәламәтлеккә төренеп, озын, тигез гомерле бу-лып безне куандырып яшәгез! Бәхетле булыгыз!
Ярты гасыр иңне иңгә
Куеп гомер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.
Котлы булсын бәйрәмегез!
Сау-сәламәт икегез.
Безне шулай шатландырып
Озак гомер итегез!
Изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз.
Нет комментариев