Бәрәзә авылында яшәүе кадерле әниебез, дәү әниебез ХӘЙРЕТДИНОВА НАҖИЯ ГАЗИЗУЛЛА кызының 2 гыйнвар көнне 65 яшьлек юбилее.
Бәрәзә авылында яшәүе кадерле
әниебез, дәү әниебез
ХӘЙРЕТДИНОВА НАҖИЯ ГАЗИЗУЛЛА кызының
2 гыйнвар көнне 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисләребезне, олы рәхмәтебезне, иң
изге теләкләребезне бүләк итәбез. Кайчан кайтсак, өебез нурлы, нигезебез тыныч, табыныбыз мул, йортыбыз кунакчыл. Әйткән акыллы киңәшләрең безнең өчен әллә нинди дөнья байлыкларыннан да кыйммәтрәк. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап
кермәсен. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, шулай бергә бергә гөрләшеп, куанышып, җан тынычлыгында яшәргә насыйп булсын.
Рәхмәт сиңа, яхшы кеше итеп
Һәммәбезне безнең үстердең
Үрнәк булдың тормыш юлыбызда,
Яшәү өчен безгә көч бирдең.
Шатлык, бәхет, саулык һәм тынычлык–
Бездән шул теләкләр һәр көнгә.
Безне куандырып озак яшә.
Лаеклы син хөрмәт, кадергә.
Иң изге теләкләр белән улың Илшат-киленең
Фәрдия, кызың Гөлшат, оныкларың
Талия, Илфат-Энҗе.Шушы теләкләргә
кода-кодагың да кушыла.
Нет комментариев