Яңа Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез САБИРОВ РАВИЛ ШАМИЛ УЛЫның 11 сентябрь көнне олуг юбилее – 70 яшь тула.
Яңа Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез САБИРОВ РАВИЛ ШАМИЛ УЛЫның 11 сентябрь көнне олуг юбилее – 70 яшь тула. Әти, сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның иң олысын телибез. Алга таба да әни белән тигезлектә, һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, җан тынычлыгында яшәргә насыйп булсын. Өебезнең нурын, җылысын саклап озак еллар яшәгез сез. Без кайтып кергәндә колач җәеп каршы алырга, яратып озатып калырга әле ярый сез бар, әти-әни.
Чәчләреңне, әти, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Менә тагын бер ел үтеп бара,
Якынайтып гомер көзләрен,
Тыныч көзләр килсен, әти,
Котлы булсын туган көннәрең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың-кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев