Каенсар авылында яшәүче әтиебез Галәвиев Габделәхәт Шәрәфетдин улының 7 июнь көнне 70 яшьлек юбилее.
Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле, озын гомер итүеңне телибез. Безгә, балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып, бергә-бергә яшәргә язсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурзия, балаларың Альберт-Резеда, Алмаз-Гүзәлия, Ленар-Рүзия, оныкларың Ислам, Камил, Алия, Ранил.
Нет комментариев