Казак Үртәме авылында туып, бүгенге көндә шунда гомер кичерүче Самикова Марзия Сәлихҗан кызының 9 февральдә якты дөньяга аваз салган көне, 70 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең, олы юбилеең белән котлыйбыз. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, изгелегебезгә куанып озак яшә. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта узсын. Әти белән тигезлектә, сәламәт булып гомер итегез.
Әнкәйләрдән үрнәк алабыз без,
Әнкәйләрдән күчә тыйнаклык.
Безгә гомер биргән әнкәйләргә
Исән чакта һәйкәл куярлык.
Рәхмәт, әни, гомер буе безне
Сакладың син хата-ялгыштан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без бүген Аллаһтан.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең, оныкларың Азалия, Эмир, барлык туганнарың.
Нет комментариев