Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Әтнә авылында гомер итүче кадерлебез ХӘСБИУЛЛИН РӘШИТ ХИДИЯТ улына 15 декабрьдә 70 яшь тула.

15 декабря 2022, 10:09

899

0

0

Кече Әтнә авылында гомер итүче кадерлебез ХӘСБИУЛЛИН РӘШИТ ХИДИЯТ улына 15 декабрьдә 70 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине ихлас күңелебездән якты дөньяга килгән олуг бәйрәмең ту ган көнең – юбилеең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, сынаулар кургәнсең, сынмаган, сыгылмагансың. Берсеннән-берсе уңган балаларын, туганнарың янәшәсендә балкыйсын. Аллаһ Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Теләгән теләкләрең кабул булып, шулай бергә бергә матур итеп, бәхеттә-шатлыкта, күнел тынычлыгы белән, баларыңның игелеген куреп, оныкларыңның уңышларына сөенеп, хәерле гомер кичерергә язсын!

Юбилейда һәркем хәтер белән

Сүтеп чорный уйлар йомгагын.

Тулы булсын сөенечләр белән,

Киләчәккә илтер гомер елларың.

Без телибез сиңа озын гомер,

Шатлыкларның иң-иң олысын.

Көннәрнең дә бәхетлесен генә,

Ә гомернең якты, нурлысын.

Сине яратып, хөрмәт итеп  балаларың Фәридә-Ил­нур, ­­­Фән­зия-Наил, Рәдис-Рүзия, оныкларың Ай­­­­­нур, Фаяз, Ильяр, Ильяс, Ильдан, Айдар, Рәзил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев