Кече Әтнә авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез ХАДИЕВА КАДРИЯ ГАБДЕЛФӘРТ КЫЗЫна 30 июньдә 70 яшь тулды.
Кече Әтнә авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез ХАДИЕВА КАДРИЯ ГАБДЕЛФӘРТ КЫЗЫна 30 июньдә 70 яшь тулды. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең –юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт! Рәхмәт сина барысы өчен дә!
Туган көнең белән котлап,
Бу саф көндә шатлык телибез.
Озын гомер, бәхет куанычлар,
Сиңа бары рәхмәт сүзебез.
Юк–бар борчуларга бирешмичә,
Шатлыкларга гына күмелеп,
Яшә әле безнең арабызда
Мәнге сүнми торган гөл булып.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фоат, кызларың Гөлназ, Чулпан, киявең Айрат, оныкларың Сөмбел, Зөһрә, Самат.
Нет комментариев