Кече Әтнә авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез ХӘБИБУЛЛИНА НАЗИМӘ ХӘЙРУЛЛА кызының 1 апрельдә олуг юбилее – 90 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Кече Әтнә авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез ХӘБИБУЛЛИНА НАЗИМӘ ХӘЙРУЛЛА кызының 1 апрельдә олуг юбилее – 90 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Әниебез! Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә
торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа. Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, бәрәкәт, хәерле озын гомер, җан тынычлыгын югалтмыйча, балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Туган көнен белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың исеменнән кызың Нурфия, улың Сәлим.
Нет комментариев