Кече Әтнә авылында яшәүче кадерле энебез Хадиев Фоат Габделхак улының 26 майда гомер бәйрәме туган көне.
70 яшь тулган көне белән котлыйбыз.
Энем! Һәр туар таңнарны саулык-тынычлык белән каршыларга язсын. Аллаһы Тәгалә биргән саулыгыңны югалтмыйча тормыш иптәшең Кадерия белән тигезлектә яшәп, балаларыңның, оныкларыңның һәм туганнарыңның күңел җылысын тоеп яшәргә язсын. Син ярдәмчел, киң күңелле, кешелекле. Шушы матур сыйфатларыңны җуймыйча алдагы көннәрдә дә безне сөендереп озак яшәргз язсын Ходай.
Кояшлы булсын бәйрәмең
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән апаң Рәйсә,
җизнәң Наил, балалар һәм оныклар.
Нет комментариев