Кече Әтнә авылында яшәүче кадерлебез Хадиев Фоат Габделхак улының 26 май көнне 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле 1әм сәламәт бул! Уй-теләкләрең, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән
тормыш иптәшең Кадерия,
кызларың, киявең һәм оныкларың.
Нет комментариев