Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Әтнә авылында яшәүче әниебез ГАЙФУЛЛИНА СӨГЪДӘ ИДРИС кызының 10 июльдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

10 июля 2022, 10:11

585

0

0

Кече Әтнә авылында яшәүче әниебез ГАЙФУЛЛИНА СӨГЪДӘ ИДРИС кызының 10 июльдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Кече Әтнә авылында яшәүче әниебез ГАЙФУЛЛИНА СӨГЪДӘ ИДРИС кызының 10 июльдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, Әни. Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңын шатлык белән атсын, Аллаһ саулыксәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, Әни, синең өчен,

Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,

Япь-яшь булып калсын күнелең.

Иң изге теләкләр белән балаларың Гүзәл-Фаил, Ләйсән, оныкларың Динур, Әдилә, Фирүзә, Диләрә, Азамат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев