Хөрмәтле хезмәттәшебез РЕЗЕДА САБИРОВАның олы юбилее – 30 апрель көнне аңа 50 яшь тула
Хөрмәтле хезмәттәшебез РЕЗЕДА САБИРОВАның олы юбилее – 30 апрель көнне аңа 50 яшь тула.
50 яшь ул – түгәрәк юбилей, гомер ноктасының биек кыясы, шул ук вакытта хатын-кызның акыл туплаган, асыл, күркәм чоры. Резеда! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын гомерле булып, саулык-сәламәтлектә, гаилә иминлегендә шатланып яшә. Сине сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул, имин тормыш ташламасын.
Тыныч, сабыр, төгәл, пөхтә – кыскасы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, үз хезмәтенә гаять дәрәҗәдә җаваплы караучы хезмәттәшебез. Киләчәктә дә кечкенә булса да төш кенә булган коллективыбызда бердәм гаилә сыман күңелле итеп эшләргә, яңадан-яңа куанычларга ирешергә язсын. Алдагы гомерең дә бүгенгедәй күркәм үтсен, күңел күтәренкелеге һәм җан тынычлыгы белән, куанып яшә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән “Әтнә таңы” коллективы.
Нет комментариев