Хөрмәтле кодагыебыз Гәүһәрия Нургали кызы!
Йолдыздай җемелди ак карлар,
Күмелә бар дөнья аклыкка.
Ак кышта килгәнсең дөньяга –
Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.
Ак карлар, ак чәчләр, ак шатлык… –
Әйтерсең, ак чәчәк бәйләме!
Мөбарәк булсын гомереңнең
60 яшьлек юбилей бәйрәме.
Хөрмәтле кодагыебыз Гәүһәрия Нургали кызы!
Бу дөньяда иң кыйммәтле байлык – кеше гомере. Олыгайган саен сәламәтлекнең кадерен, яңа туган һәр имин көннең бәхет икәнлеген ныграк аңлыйсың. Ак чәчләр дә, маңгайдагы сырлар да, йөздәге елмаю калдырган эзләр дә борчымый. Алар киресенчә сөйкемлелек өстәп, бизи төшә. Иң мөһиме: балаларыңның, якыннарыңның, үзеннән соң каласы дәвамның үзеңә, нәселеңә кызыллык китермәве. Аллаһы Тәгаләнең аларны сау-сәламәт, тәүфыйклы итеп, муллыкта, иман байлыгы, күңел тынычлыгы белән яшәтүе.
Юбилей көнендә гадәттә үзган еллар, үтелгән юллар барлана. Истәлекләр яңара. Аллаһка мең шөкер, матур хатирәләрең бар, дистәләгән еллар заяга узмаган, күпме шатлык-сөенеч, сөюгә төрелгән гомер, балалар бәхете, оныклар куанычы... Дөрес, кайгы-хәсрәтсез генә булмаган. Тик ул көннәрне сабырлык белән үткәреп, бүгеңгеңә куанып яши беләсең. Йөзеңдәге елмаюың җаныбызга рәхәтлек өсти.
Кодагый! Без сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Туачак көннәреңнең имин булып, сиңа шатлык-бәхет кенә китерүен телибез. Сәламәт булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомереңнең һәр көненә куанып, кадерле булып, балаларың, оныкларыңның уңышларына сөенеп муллыкта, байлыкта иман байлыгы белән, күңел тынычлыгында яшәргә насыйп булсын. Юбилейларыңның җитмешен дә, сиксәнен дә, туксанын да күрергә язсын.
Иң изге теләкләр белән
кодаң Азат, кодагыең Гөлгенә.
Нет комментариев