Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында гомер итүче кадерле әниебез ЗАРИПОВА ХӘЛИМӘ ХӘКИМУЛЛА КЫЗЫның 6 августта 65 яшьлек юбилее.

06 августа 2021, 10:54

418

0

0

Күәм авылында гомер итүче кадерле әниебез  ЗАРИПОВА ХӘЛИМӘ ХӘКИМУЛЛА КЫЗЫның  6 августта 65 яшьлек юбилее.

Күәм авылында гомер итүче кадерле әниебез ЗАРИПОВА ХӘЛИМӘ ХӘКИМУЛЛА КЫЗЫның 6 августта 65 яшьлек юбилее.
Табигать үзенең бөтен барлыгы: муллыгы, җимешләре, чәчкәләре белән хозурланган бер мәлдә, ямьле җәй аенда, безнең өчен кадерле булган әниебез дөньяга килгән. Бүген аның гомер бәйрәме. Газиз әниебез! Сине ихлас йөрәгебездән шул бәйрәмең
белән, җыйнаулашып тәбриклибез. Без, синең балаларың, оныкларың, һәрчак вакыт чыгу белән кызу лампа җылысына җыелышкан күбәләкләр кебек, синең яныңа, әти янына ашы-габыз. Беләбез – көтәсең, сагынасың. Синең сау-сәламәт булып,
кулларыңны җәеп, кайттыгызмы балакайларым дип көйли-көйли дәшүләрең – бәхет, рәхәт. Тәмле-тәмле мич ризыкларың, бакчаңдагы җиләк-җимеш, мул өстәл – безнең сәламәтлек өчен
бит ул. Беләбез, балалар сиңа бик якын, чөнки шул гомернең 40 елында, безнең өчен генә яшәмичә, тагын бик күп Күәм урта мәктәбе укучыларын да олы юлга озаткан хөрмәтле педагог та бит син, Әни! Булды барысы да – агы да, карасы да. Борчу, кайгысы,
мәшәкате – барысы да үтте инде. Калган көннәр, әни, сиңа бары
олы сөенечләр, зур хәрефләр белән тазалык, тигезлек кенә бүләк итсә иде. Әти белән гомер
башлаганыгызга да быел 40 ел булды. Без сезне бик яратабыз. Һаман элеккечә, бер-берегезне бер
сүздән аңлап, парлашып гомерләр итәргә язсын. Чөнки әле сез безгә, бер-берегезгә бик кирәк! Әле оныклар сөенечен, бәхетен күреп шатланасы көннәрегез алда булсын, дигән теләктә калабыз.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, ике улың, ике киленең, дүрт оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев