Күәм авылында гомер итүче кадерле әнием, әбиебез Яруллина Галиябану Хаҗи кызының 11 гыйнварда олуг юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән 80 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Тормышюлынҗда булган авырлыкларны җиңеп, безне өч балаңны укытып, дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлыначыгардың. Безнең өчен әни дә, әти дә була белдең. Тормышны, кешеләрне яратырга, хезмәт сөяргә өйрәттең. Синең көчле рухлы, нык һәм сабыр була белүеңә сокланабыз. Бүген синең гомер бәйрәмең. Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, күтәренке кәеф, җан тынычлыгы белән, сау-сәламәт булып, шатлыкта үтәргә язсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның шәфкатьлелеген, ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер ит.
Әниебез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың,кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Рузилә.
Нет комментариев