Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында гомер итүче остазыбыз – Фазылҗанова Рафисә Рәхмәтулла кызының 12 апрельдә олуг юбилее – туган көне

12 апреля 2022, 09:07

590

0

1

Күәм авылында гомер итүче остазыбыз – Фазылҗанова Рафисә Рәхмәтулла кызының 12 апрельдә олуг юбилее – туган көне

Күәм авылында гомер итүче остазыбыз – Фазылҗанова Рафисә Рәхмәтулла кызының 12 апрельдә олуг юбилее – туган көне.
Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Язның барлык матур мизгелләрен Сиңа юллыйбыз. Сабыр, акыллы, тыйнак һәм ярдәмчел булуыңа сокланабыз. Сәламәтлек, тигезлек, бәхет, шатлык, балалар игелеге, оныклар куанычы, якыннарыңның изгелеген генә тоеп яшәвеңне телибез. Барыбызга өләшкән күңел назың, гыйлемең, игелекле хезмәтең өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Телибез без бәхет, саулык кына,
Аны фәрештәләр ишетсен!
Амин диеп, изгелекләр теләп,
Иңнәрендә йөрсен, үз итсен!
Остазыбыз – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап!
Тормыш иптәшең Алмаз белән бер-берегезгә терәк, кирәк булып, тигезлектә яшәвегезне телибез. Игелек һәм изгелекләрегез меңе белән үзегезгә дә изгелек булып кайтсын.

Сезне хөрмәт итеп, үз итеп, кальбебез белән яратып: Нәркизә, Гөлфия, Рәйсә, Әнисә әбиләр, Зөлфирә, Фирая, Мөршидә апалар, Нәкия, Гөлсара, Гөлфия, Гөлнур, Гөлзада, Нурсия.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев