Күәм авылында гомер иткән әтиебез ФӘТТАХОВ ХӘКИМҖАН ШӘРИП улының 10 апрель – 90 яшь тулган көне
Күәм авылында гомер иткән әтиебез ФӘТТАХОВ ХӘКИМҖАН ШӘРИП улының 10 апрель – 90 яшь тулган көне. Кадерлебез! Безнең өчен һәрчак олы җанлы, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез син – әти. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең безнең өчен зур бәхет. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре,
Безгә әле һаман бик кирәк.
Улың Илдар, киленең Роза, кызларың Рафия, Рания, киявең Фларис, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев