Күәм авылында яшәүче Мифтахов Фәнис Мансур улының 15 февральдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.
Күәм авылында яшәүче Мифтахов Фәнис Мансур улының 15 февральдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле, гаиләдә кайгыртучан, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып ал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Илле яшь бит гомер чиге түгел,
Илле яшь бит әле гөрләр чак.
Күңел һаман үнсигездә кебек,
Чәчләр генә безнең бераз ак.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлфирә, балаларың Гөлчәчәк-Азат, Гүзәл, оныгың Алисә, әтиең Мансур.
Нет комментариев