Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм балалар бакчасында ничә дистә еллар тугры, туры сүзле, намуслы, үз эшенә җитди караучы кадерле һәм хөрмәтле хезмәттәшебез САФИУЛЛИНА НУРСИЯ РӘФКАТЬ кызының бүген 50 яшьлек юбилее.

10 октября 2022, 10:14

493

0

0

Күәм балалар бакчасында ничә дистә еллар тугры, туры сүзле, намуслы, үз эшенә җитди караучы кадерле һәм хөрмәтле хезмәттәшебез САФИУЛЛИНА НУРСИЯ РӘФКАТЬ кызының бүген 50 яшьлек юбилее.

Күәм балалар бакчасында ничә дистә еллар тугры, туры сүзле, намуслы, үз эшенә җитди караучы кадерле һәм хөрмәтле хезмәттәшебез САФИУЛЛИНА НУРСИЯ РӘФКАТЬ кызының бүген 50 яшьлек юбилее. Кадерле Нурсия! Юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, гадел булып кал. Гомереңнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәңдә һәрчак яраткан гаиләң, тугры дусларың, ышанычлы хезмәттәшләрең булсын. Сиңа сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

Булсын ул илле, тулсын ул илле.

Бәхет бизәсен якты күңелеңне.

Яшәү ялкының сүнә белмәсен,

Җырлап каршы ал тагын иллене.

Иң изге теләкләр белән Күәм балалар бакчасы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев