Күлле-Киме авылында яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез САБИРОВ ФӘРИТ РӘФЫЙК УЛЫнын 12 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.
Күлле-Киме авылында яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез САБИРОВ ФӘРИТ РӘФЫЙК УЛЫнын 12 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее. Фәрит Рәфыйк улы! Сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәткәр буларак беләбез. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле бабасы, туганнарыгызның терәге булып яшисез. Киләчәк тормышыгызда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән «Дусым» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективы.
Нет комментариев