Күшәр авылында яшәүче Халиков Ринат Мәсхүт улының 29 августа 70 яшьлек юбилее.
Күшәр авылында яшәүче Халиков Ринат Мәсхүт улының 29 августа 70 яшьлек юбилее. Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлык, Аллаһ тәгалә биргән гомереңне тынычлыкта, балаларың уңышына сөенеп, оныкларың белән мәш килеп үткәрүеңне телибез. Язмыш шулай язган син әниебезсез калдың, толлык әҗерләрен бирсен Аллаһ тәгалә сиңа. Үзең әтиле була торып та "әти" дип әйтергә тилмереп үскәнсең, рәхмәт безне әти назыннан мәхрүм итмәдең.
Яшә әти, әле озак яшә,
Үз аякларыңа басып йөр!
Сәламәт бул, күгең аяз булсын,
Сагышланма әти, һәрчак көл!
Юлларыңда чыккан киртәләрне,
Үз көчләрең белән аударып,
Килеп җиттең әти 70 яшькә,
Инде яшә җирдә куанып.
Сабырлыклар бирсен сиңа Ходай,
Өмет канатларың сынмасын!
Бу җиһанның агын- күген күргән,
Йөрәккәең генә чыдасын!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, туганнарың исеменнән кызың, киявең һәм безнең балалар!
Нет комментариев