Мәрҗән авылында яшәүче кадерле кодагыебыз ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ГӨЛЗИДӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫнын 24 июньдә туган көне – 55 яшьлек юбилее.
Мәрҗән авылында яшәүче кадерле кодагыебыз ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ГӨЛЗИДӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫнын 24 июньдә туган көне – 55 яшьлек юбилее. Кадерле, олы ихтирамга лаек кодагыебыз! Сине, гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән, матур юбилеең белән котлыйбыз .Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кодагый. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, кода белән тигезлектә, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадерхөрмәттә яшәргә язсын.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Изге теләкләр белән Шәрифҗан, Ания, Фәрит.
Нет комментариев