Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәржән авылында яшәүче ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ГӨЛЗИДӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫның 24 июньдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

25 июня 2021, 15:47

488

0

0

Мәржән авылында яшәүче ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ГӨЛЗИДӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫның 24 июньдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

Әни кеше өчен бала бик газиз, кадерле. Балагомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы. Безнең дә Әниебезнең – иң якын, иң хөрмәтле кешебезнең – Мәржән авылында яшәүче ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ГӨЛЗИДӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫның 24 июньдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее. Әтиебез белән Әниебез безне үстергән, аякка ба - стырган, бик күп куанычлар кичергән. Ул һәркөнне күңел жылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Әниебез сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, матур киләчәк телибез. Безгә терәк булып, Әтиебез белән тигезлектә, дус-туганнар хөрмәтендә матур итеп яшәгез. Сезгә барысы өчен дә рәхмәт.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә.

Шулай бергә каршы алыгыз сез

Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Мәсхүт, улың Булат, кызың Сиринә, киявең Илгиз, оныгың Рәмис.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев