Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез ХӘБИБУЛЛИНА АСИЯ ХӘСӘН кызының гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее

18 октября 2022, 09:44

492

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез ХӘБИБУЛЛИНА АСИЯ ХӘСӘН кызының гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее

Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез ХӘБИБУЛЛИНА АСИЯ ХӘСӘН кызының гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тән сихәте телибез. Син безнең
йортыбызның яме, нурлы кояшы. Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрмичә, якыннарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның ихтирамын тоеп күп еллар яшәргә язсын. Юбилеең мөбарәк, гомер
юлың озын, куанычлы булсын! Без сине бик яратабыз.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың!
Рәхәт яшә, игелеге төшсен
Син үстергән һәрбер балаңның.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызың Алсу, улың Альберт, киленең Зөһрә, киявең Надир, оныкларың Эльвина, Әмир һәм Зилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев