Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлебез ХӘКИМОВ РАФИС ДИНИС улының 21 октябрьдә – 60 яшьлек олуг юбилее

21 октября 2022, 10:21

514

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлебез ХӘКИМОВ РАФИС ДИНИС улының 21 октябрьдә – 60 яшьлек олуг юбилее

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлебез ХӘКИМОВ РАФИС ДИНИС улының 21 октябрьдә – 60 яшьлек олуг юбилее.
Газиз кешебез! Шушындый якты бәйрәмең көнендә без
сине ихлас күңелдән котлыйбыз! Моңсу көзләргә ямь өстәргә
теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп,
син әти-әниеңне, туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син
үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле. Алдагы
гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм
якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә
язсын сиңа сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышларда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың, улың һәм оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев