Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче хезмәттәшебез ХӘКИМОВ РАФИС ДИНИС улының 21 октябрьдә – 60 яшьлек олуг юбилее

21 октября 2022, 10:12

498

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче хезмәттәшебез ХӘКИМОВ РАФИС ДИНИС улының 21 октябрьдә – 60 яшьлек олуг юбилее

Олы Әтнә авылында яшәүче хезмәттәшебез ХӘКИМОВ РАФИС ДИНИС улының 21 октябрьдә – 60 яшьлек олуг юбилее.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне иң изге теләкләр теләп юбилеегыз белән котлыйбыз. Бәйрәмегез матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Һәрчак шулай саф күңелле, тугры ярдәмче, үз һөнәрегезне яхшы белгән хезмәт өлгесе булып яшәвегезне телибез. Без сезне намуслы, кешелекле, үз фикерегезгә таянып эш итә белүче хезмәткәр булуыгыз өчен хөрмәт итәбез.
Яраткан якыннарыгызның таянычлы терәге, кадерлесе, хөрмәтлесе сез бүген. Алдагы көннәрегездә җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, тормыш иптәшегез белән балалар куанычына сөенеп яшәргә насыйп булсын сезгә.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез сез ир асылы булып,
Гомерегез үтсен хөрмәттә.
Пенсия фондының Әтнә районы буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев