Олы Әтнә үзәк шифаханәсендә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәткәребез САБИРОВ РАВИЛ ШАМИЛ УЛЫ 11 сентябрь көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Олы Әтнә үзәк шифаханәсендә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәткәребез САБИРОВ РАВИЛ ШАМИЛ УЛЫ 11 сентябрь көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны олы юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Алдагы көннәрегездә дә сәламәтлектә, гаилә иминлегендә, балалар, оныклар игелеген күреп, тигезлектә гомер итәргә язсын. Һәр туар таң бары шатлык-куанычлар гына алып килсен, исән-сау булып, озак еллар яшәргә язсын сезгә.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Олы ихтирам белән Әтнә үзәк шифаханәсе коллективы, профсоюз оешмасы, ветераннар советы.
Нет комментариев