Олы Бәрәзә авылында яшәүче әниебез ГЫЙЛАҖЕВА ГӨЛСИНӘ ҖӘЛӘЙ кызының 25 октябрь көнне – 75 яшьлек юбилее
![Олы Бәрәзә авылында яшәүче әниебез ГЫЙЛАҖЕВА ГӨЛСИНӘ ҖӘЛӘЙ кызының 25 октябрь көнне – 75 яшьлек юбилее](https://atnya-rt.ru/images/uploads/grats/2022/10/25/TftiEqaHwZ0MOEXZAxOnxnwU3LOWbReKDcKs5zLf.jpg)
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз,
киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез.
Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә.
Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән улың Радик, киленең Эльмира, оныкларың Камилә, Ясминә.
Нет комментариев