Олы Бәрәзә авылында яшәүче ГАЛЛӘМОВА ФӘНИЯ ГАРӘФИ КЫЗЫның 15 август көнне күркәм юбилее – 80 яшь тулган көне.
Олы Бәрәзә авылында яшәүче ГАЛЛӘМОВА ФӘНИЯ ГАРӘФИ КЫЗЫның 15 август көнне күркәм юбилее – 80 яшь тулган көне. Кадерлебез! Без сине гомер бәйрәмең белән котлый- быз. Әниебез, синең кулларың беркайчан да эшсез тормады. Без – өч балаңны үстергәндә күпме йокысыз төннәрең, борчулы көннәрең булгандыр. Без синең беркайчан да зарланганыңны ишетмәдек. Әтиебез иртә гүр иясе булып, сыңар канатсыз калсаң да, сыгылмадың, язмыш сынауларын горур үттең. Без, балаларыңа үрнәк була белдең. Әниебез, син сабыр, изге күңелле, җор сүзле, һәрвакыт кешегә ярдәмчел, тырыш, уңган. Әни! Алга таба да сәламәт булып, кояшлы иртәләргә, чәчәкле җәйләргә куанып, балалар хәсрәте күрмичә, хәерле озын гомерләр кичерергә язсын сиңа.
Без язларга сине тиңлибез, әни,
Якты язлар кебек карашың,
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.
Без җәйләргә сине тиңлибез, әни,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшә әле озак еллар безнең белән,
Сүндермичә яшәү учагын.
Без җәйләрдә сиңа очабыз.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Эльмира.
Нет комментариев