Олы Мәңгәр авылында гомер итүче әниебез МУЛЛАХМӘТОВА РӘЙХАНА ГЫЙЛЬМИЯР кызының 8 март көнне олуг бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.
Олы Мәңгәр авылында гомер итүче әниебез
МУЛЛАХМӘТОВА РӘЙХАНА ГЫЙЛЬМИЯР кызының 8 март көнне олуг бәйрәме – 65 яшьлек юбилее. Аны шулай ук Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән дә котлыйбыз.
Кадерле әниебез! Кеше гомере үткән еллар белән генә билгеләнми. Син әтиебез өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без, балаларың өчен – шат кунелле һәм кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан дәү әни. Барыбызга өләшкән күңел назың синең гомерне дә еллар белән түгел, игелекле
эшләр белән исәпләргә тулы мөмкинлек бирә. Сиңа зур унышлар, көтелмәгән куанычлар, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер, күтәренке рух һәм алдагы көннәреңдә чиксез бәхет телибез. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшә.
Еллар арты еллар өстәлсә дә,
Һаман күңелеңне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Гел елмаеп, көлеп яшә әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә дә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың Илнур, кызларың – Ләйсән, Ләйлә, киявең
Фәнис, оныкларың Райнур, Индира, Юлдаш.
Нет комментариев