Олы Әтнә авылында яшәүче Гыйниятова Раилә Рәдиф кызының 3 декабрь көнне 55 яшьлек юбилее!
Кадерлем Раилә! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәм, иң изге теләкләремне юллыйм. Син кешеләргә бары яхшылык кына телисең. Күңелең чиста, керсез. Намуслылык, гадилек, тырышлык – сине бизәүче асыл сыйфатлар. Һәрвакыт шундый булып кал, кадерлем. Киләчәктә тә балаларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк-таяныч булып, саулык-сәламәтлектә озын гомер кичерүеңне телим.
Синең белән генә бәхетле мин,
Син булганда гына канатлы.
Горур кошларыңның очышларын
Кашка кулың куеп карачы.
Син бәхетле булсаң, мин бәхетле,
Без бәхетле булсак – син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Иң изге теләкләр белән
тормыш иптәшең Марс.
Нет комментариев