Олы Әтнә авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әниебез ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ кызының 8 март көнне 55 яшьлек күркәм юбилее – туган көне
Олы Әтнә авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әниебез ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ кызының 8 март
көнне 55 яшьлек күркәм юбилее – туган көне.
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле Әниебез! Әнием, күз нурым! Син миңа гомер бирдең, кадерләп үстердең, кеше иттең. Белем биреп, олы тормыш юлына бастырдың. Миңа биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа Әнием, күз нурым! Тормышыбызның яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Аллаһы Тәгалә сине ныклы сәламәтлектән аермасын. Безнең
кадер-хөрмәтне тоеп, оныкларыңа яраткан дәү әни булып, тигезлектә, күңел тынычлыгы белән, хәерле озын гомерләр кичерергә насыйп булсын. Сезне гел шатландырып кына яши алсак иде, әнием. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар гына бизәсен.
Өебезнең бусагасын, бәхетсезлек
беркайчан да атламасын.
Син булганга күрә, әнием, җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Чын күңелебездән, ихлас
теләкләр белән сине яратып кызың Гөлгенә,
киявең Раил, яраткан оныкларың Газизә,
Сәгыйдә, Сөләйман. Безнең теләкләребезгә
кода-кодагыең да кушыла.
Нет комментариев