Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез ШӘРӘФИЕВ ЗӨФӘР ШАКИР улының 1 апрель көнне 85 яшьлек юбилее!
Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез ШӘРӘФИЕВ ЗӨФӘР ШАКИР улының 1 апрель көнне 85 яшьлек юбилее!
Кадерле әтиебез, сине гомер бәйрәмең – туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы, бәрәкәтле гомер телибез. Син әтиебез,
безне, балаларыңны һәм оныкларыңны хезмәт сөяргә, гаделлектә һәм намуслы булып яшәргә өйрәттең. Кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Аллаһ биргән гомереңне сәламәтлектә, безгә терәк, кирәк булып яшәргә язсын.
Төрле чакны күргәнсеңдер, Әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың
исеменнән улың Фәнис.
Нет комментариев