Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез Нәҗмиева Гелшат Ишмөхәммәт кызының 31 майда олы юбилее!

31 мая 2021, 08:00

783

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез Нәҗмиева Гелшат Ишмөхәммәт кызының 31 майда олы юбилее!

Әниебез, күз нурыбыз! Син безнең өчен дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 65 ел эчендә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми һаман шулай безгә терәк булып, озын гомер кичерсәң иде. Безнең туган йортыбызның яме бит син.
Ата-ана өчен бала, инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Менә без үзебез – әниләр, әтиләр  шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, синең янга җыелабыз. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әни!
Кешенең шәхесен билгеләгәндә иң беренче аның күрсәткән хезмәте, кылган гамәлләре, гади кешеләргә булган мөнәсәбәте, ихтыяр көче, гадилеге искә алынадыр. 23 елдан артык балалар бакчасы мөдире булып эшләдең. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Шуңа карамастан сине ихтирам итеп торалар, халык арасында дәрәҗәң зур.
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнибез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Без сине, әни, яратабыз, яратачакбыз, яратырбыз!
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,
Кайткан саен назлап, сөеп торганын өчен.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Балаларын, оныкларын, туганнарың исеменнән кызың Гөлназ.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев