Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче Шиһапова Асия Мортаза кызының 27 апрель көнне 75 яшьлек юбилее

27 апреля 2022, 15:33

541

0

1

Олы Әтнә авылында яшәүче Шиһапова Асия Мортаза кызының 27 апрель көнне 75 яшьлек юбилее

Олы Әтнә авылында яшәүче Шиһапова Асия Мортаза кызының 27 апрель көнне 75 яшьлек юбилее!
Кадерле, сөекле әниебез, әбиебез!
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни. Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың, онык чыкларың һәм туганнарың

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев