Редакциянең якын дусты, хәбәрчебез РАУШАН САДЫЙКОВ шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек матур юбилеен билгеләп узды.
Редакциянең якын дусты, хәбәрчебез РАУШАН САДЫЙКОВ шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек матур юбилеен билгеләп узды. Хөрмәтле Раушан ага! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез һәрвакыт газетабызның тугры дусты булып, кызыклы язмаларыгыз белән куандырып торасыз. Киңәшләрегез, олы тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән мәкаләләрегез күпләр өчен җан азыгы. Киләчәктә дә бу иҗади бәйләнешне өзмичә, саулыксәламәтлек белән яшәргә язсын. Яшәү дәрте беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен. Иҗат чишмәгез саекмасын. Олы ихтирам белән “Әтнә таңы” газетасы коллективы.
Нет комментариев