Шушы көннәрдә Ары авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез, әбиебез ВӘЛИЕВА РӘШИДӘ ГЫЙЛЕМХАН кызының 80 яшьлек күркәм юбилее
Шушы көннәрдә Ары авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез, әбиебез ВӘЛИЕВА РӘШИДӘ ГЫЙЛЕМХАН кызының 80 яшьлек күркәм юбилее. Тормыш юлында авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың, Әби булдың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсең, түзгәнсең, дәшмәгәнсең, ялгыз агач сыман сынмагансың. Киләчәк көннәреңдә әниебез
сина бәхетле картлык, хәерле озын гомерләр килсен. Әниебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Улларыңны, кызыңны, оныкларыңны кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканың, яратып кайгыртканың өчен зур рәхмәт. Балаларың һәм оныкларың, оныкчыкларың бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп кадер-хөрмәттә, безне сөендереп, озак еллар яшәргә язсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшьлек олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган Әни барында.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән улларың киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев