Түбән Бәрәскә авылында яшәүче САДРИЕВА СӨЕМБИКӘ КОТДУС кызының 9 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее!
Түбән Бәрәскә авылында яшәүче
САДРИЕВА СӨЕМБИКӘ КОТДУС кызының
9 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее!
Хөрмәтле хезмәттәшебез Сөембикә Котдус кызы! Сине 70 яшьлек юбилеең белән котлап иң изге теләкләребезне
юллыйбыз. Бәрәскә урта мәктәбендә эшләү дәверендә синең һәр башлаган эшне җиренә җиткереп башкаруың, бар тырышлыгың, белемеңне, вакытыңны кызганмыйча балаларга белем һәм тәрбия бирүеңне,
таләпчән булуыңны күреп сокландык. Бүгенге көндә дә, ветераннар советы рәисе буларак, үзеңнең тормыш үрнәгең, гадел, ихлас, юмарт, кешелекле, шәфкатьле
булуың белән авыл халкын сокландырасың. Иреңнең барлык туганнарын, балаларыңны, оныкларыңны төп нигезгә җыеп, аларның күңелен күреп, кирәк булганда көчеңнән килгән кадәр ярдәм итеп яшисең. Кайгы-
хәсрәткә бирешми һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып,
җан тынычлыгы, тән сәламәтлеге
белән балаларыңның игелеген күреп, оныкларга шатланып, якыннарыңның
хөрмәтен тоеп яшәргә язсын.
Үткән 70 ел гомерең
Кешеләргә үрнәк булырлык.
Синең соклангыч тормышың,
Безнең өчен горурлык.
Ихлас теләкләр белән Галиевлар, Садыйковлар
гаиләләләре.
Нет комментариев