Түбән Көек авылында гомер итүче ГАЙНУЛЛИНА ЛИЛИЯ СӘЛИХ кызының 22 апрельдә күркәм юбилее – 50 яшь тулган көне
Түбән Көек авылында гомер итүче ГАЙНУЛЛИНА ЛИЛИЯ СӘЛИХ кызының 22 апрельдә күркәм юбилее – 50 яшь тулган көне. Кадерлебез Лилия, сине чын йөрәктән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, жан тынычлыгы, Илсур белән пар канатлар булып, тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәвеңне телибез. Без кайтканда ачык йөзең, тәмле ризыкларың белән каршы алып, әниебезне карап, хөрмәтләп яшәвең өчен бик зур рәхмәт сиңа. Туар таңнарың аяз, иртәләрең кояшлы булсын.
Матур яз аенда тугангамы,
Күнелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып Ильяс-Рәшидә
Нет комментариев