Түбән Көек авылында яшәүче Сәйфетдинов Шамил Дәүләт улын 19 май көнне 60 яшьлек юбилее
Түбән Көек авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Сәйфетдинов Шамил Дәүләт улын 19 май көнне 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар килсен шатлыкта.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рауза, кызларың Айгөл, Гөлгенә, кияүләрең Рафис, Ленар, оныкларың Рәсим, Айзат, Гайшә, Хадиджа, Зәйнәб. Бу теләкләргә туганнарың һәм кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев