Төрекләр авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез-җизнәбез ӘХМӘТҖАНОВ АЛЬБЕРТ ӘХӘТ улына 9 июльдә 70 яшь тула.
Төрекләр авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез-җизнәбез ӘХМӘТҖАНОВ АЛЬБЕРТ ӘХӘТ улына 9 июльдә 70 яшь тула. Кадерле җизнәбез, без сине туган көнең, юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, апай белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, балаларыгызның рәхәтен күреп матур итеп яшәгез. Төпле киңәшен, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Туган көнең белән котлап,
Бу саф көндә шатлык телибез.
Озын гомер, бәхет куанычлар
Сина бары рәхмәт сүзебез.
Юк-бар борчуларга бирешмичә,
Шатлыкларга гына күмелеп,
Яшә әле безнең арабызда.
Мәнге сүнми торган гөл булып.
Иң изге теләкләр белән: Шәйхетдиновлар, Хөснетдиновлар, Мөхәмәтҗановлар гаиләсе.
Нет комментариев