Түбән Бәрәскә авылында яшәүче кадерле, яраткан кешебез, Гыйззатуллина Раушания Гаделҗан кызын 30 августа булачак олы юбилее белән кайнар котлыйбыз
Түбән Бәрәскә авылында яшәүче кадерле, яраткан кешебез, Гыйззатуллина Раушания Гаделҗан кызын 30 августа булачак олы юбилее белән кайнар котлыйбыз!
Әниебез, синең гомер юлың күпләргә үрнәк булырлык әтиебез белән безне кадерләп үстереп, дөрес тәрбия, икебезгә дә югары белем биреп, үз юлыбызга аякка басарга булышканның, яратып-сөеп, гаделлеккә өйрәтеп үстергәнең өчен зур рәхмәт сиңа! Син безнең өчен әни генә түгел, мәктәптә төрле белем биргән укытучыбыз да. Гомереңнең күп өлешен җаваплы эшеңә, белем бирүгә багышладың, хәзерге вакытта да дәвам итәсең. Кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Шул сыйфатлар ярдәмендә син эшеңдә зур уңышларга, зур дәрәҗәләргә ирештең. Синең ирешкән уңышларың безнең өчен горурлык, хәзерге тормышыбызда үрнәк!
Әниебез, сиңа Аллаһы тәгалә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, без балаларыңның, оныкларыңның игелеген , җылысын тоеп, әти белән бергә бәрәкәтле, мул тормышта, шатланып яшәргә насыйп итсен.
Сине яратып, хөрмәт итеп барлык гаиләбез исеменнән кызларың Ләйсән һәм Гөлинә!
Нет комментариев