Яңа Бәрәскә авылында гомер итүче әниебез ГАЛӘВИЕВА СӘРИЯ ГАДЕРШӘ кызының 25 февральдә 60 яшьлек юбилее, 23 февральдә әтиебез ГАЛӘВИЕВ ФЕРДИНАТ ХӘЙФИ улының туган көне.
Яңа Бәрәскә авылында гомер итүче әниебез ГАЛӘВИЕВА СӘРИЯ ГАДЕРШӘ кызының 25 февральдә 60 яшьлек юбилее, 23 февральдә әтиебез ГАЛӘВИЕВ ФЕРДИНАТ ХӘЙФИ улының туган көне. Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Киләчәктә дә бер-берегезнең кадерен белеп, безне сөендереп, тормышыбызга ямь өстәп, авыртмыйча, тигезлектә яшәргә язсын. Без сезне бик яратабыз.
Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып, өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әти-әни бар.
Әти булган йортның бәхете зур,
Әни анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә сез кирәк.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз һәм кода-кодагыегыз.
Нет комментариев